Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эксперт: Рубль курсы 2021 елга ныгыячак

Рубль курсы киләсе елда ныгыячак. Бу хакта ВТБ банкы башлыгы Андрей Костинга сылтама белән «Известия» яза.

 

«Долларга 80 сум чиген узмаячагыбызга ышанам, киләчәктә, 2021 елда, рубль курсы ныгыячак», — диде Костин. Эксперт фикеренчә, РФ Финанс министрлыгы һәм Үзәк Банкның кирәк булганда курска ярдәм итү мөмкинлеге бар.

Доллар 15 процентка кыйммәтләнде, һәм бу «банклар өчен рөхсәт ителгән чикләрдә», - дип искәртте ВТБ башлыгы.

Төп ставканы арттырмауда Үзәк Банк карары - мөһим казаныш, диде Костин. Аның сүзләренчә, Үзәк Банк  банкларга эшмәкәрлеккә һәм гражданнарга ярдәм итү өчен булдырылган программалар кысаларында «арзанрак акча» бирә алыр иде.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев