Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электр самокаты алам дип, әнисе картасыннан акчаны күчергән, тик...

Хыял чынга ашмаган.

Чаллыдан 16 яшьлек укучы үз хыялын тормышка ашырырга карар кылган. Телеграмм-каналда үзенә ошаган электр самокатын табып, сатучы белән элемтәгә кергән, мошенник әйткән исәп-хисап счетына әнисенең банк картасыннан 70 мең сум күчергән.

Ләкин яшүсмернең хыялы чынга ашмый кала. Акча күчерелгәннән соң сатучы үз белдерүен алып аткан.

Мошенниклар капкынына эләгүе турында яшүсмер әти-әнисенә сөйли. Егетнең әнисе гариза белән полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шикләнелүче җинаятьчене билгелиләр. Россия Җинаять кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, гаеплегә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

 

Шәһри Казан

 http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев