Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электросамокатларны транспорт чарасы буларак танырга, ди Россия Югары суды

Россия Югары суды электросамокатларны транспорт чараларына күчерергә рөхсәт итә торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен законлы дип саный.

Россия Югары суды шундый карар чыгарган. Бу турыда ТАСС басмасы яза.

Суд тарафыннан каралган эш материалыннан аңлашылганча, гариза бирүче транспорт чараларына машина йөртү таныклыгы кирәк булган транспорт кына кертелергә мөмкин булуын билгеләп үткән. Әмма суд мондый дәгъваны канәгатьләндермәде.

Әлеге суд эшендә Россиянең Генераль прокуратурасы вәкиле җавап тоткан. Ул аңлатканча, законда транспорт чараларының тулы исемлеге юк.  Әмма электросамокатларының югары тизлек белән хәрәкәт итү мөмкинлеге булу аркасында, аларны транспорт чарасы итеп танырга була.

Югары суд карары әлегә үз көченә кермәгән һәм аңа карата апелляция инстанциясендә шикаять белдерелергә мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

фото https://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электросамокат