Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эльмира Зарипова эшсезләр өчен актуаль вакансияләрне әйтте

Эшсезләр өчен актуаль вакансияләр турында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

 

«Төзелеш туктамады. Бу республикада кабул ителгән җитди карар. Кайбер төбәкләр башка карар кабул итте. Бу шартларда төзелеш локомотив булды. Бүген 1,5 мең ярдәмче эшче таләп ителә, өстәвенә, хезмәт хакы 70 мең сумга кадәр. Эретеп ябыштыручы, бетончы, арматурщик, монтажчы кирәк», — дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Транспорт тармагы да хезмәткәрләргә мохтаҗ. Татарстанның эре шәһәрләрендә 1 меңгә якын җәмәгать транспорты йөртүче вакансиясе бар, тагын 700гә якыны — кондуктор.

Сәүдә үзәкләре ачылу белән Татарстанда сатучыга, төрле эшчегә, склад эшчесенә ихтыяҗ барлыкка килде.

«Бу кризисның 2009, 2014 еллар кризисларыннан аермасы ул вакытта вакансияләр булмауда. 2009 елда 60 меңгә якын эшсез булган һәм тугыз эшсезгә бер вакансия булган. Ә хәзерге шартларда эре бизнеста элеккечә хезмәткәрләргә ихтыяҗ бар. Тәкъдимнәр бар, ике эшсезгә бер тирәсе вакансия бар. Бу аерма вазгыятькә уңай карарга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде министр.

Зарипова сүзләренчә, эшсезлек темплары кими, ә яңа кешеләр хезмәт биржасына актив килә. Ул эшсезләргә эшкә урнашу мәсьәләсен көзгә кадәр кичектермәскә киңәш итте.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/25-07-2020/elmira-zaripova-eshsez-keshel-r-chen-aktual-vakansiyal-rne-atady-5759127

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев