Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшенә югары бәя - халыктан ишеткән рәхмәт сүзләре

Рима Исмәгыйлова халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре булып эшли. Ул Кирлегәч авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге һәм инвалидларның йортларына социаль хезмәт күрсәтә.

 

"Рима Ильясовна үз эшен планлаштыра, вәзгыятьне контрольдә тота, теләсә нинди үзгәрешләргә вакытында җавап бирә белә", - диләр аның турында хезмәттәшләре.  

Бүгенге көндә аның карамагында үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, ярдәмгә мохтаҗ 7 кеше тора.

 Үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү буенча даими эш алып бара, вазыйфаи бурычларын төгәл үти.  Рим Ильясовна эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Ул “Социаль хезмәткәр мәктәбенә” йөри, үз эшендә социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологларын һәм медицина хезмәткәрләрен җәлеп итә.

 

"Исток-Башлангыч"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев