Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләүче пенсионерларга үзизоляция вакытында больничный озайтылды

65 яшьтән өлкәнрәк булган эшләүче татарстанлыларга үзизоляцияләнү зарур булу сәбәпле больничныйлар озынайтылды. Бу хакта республика оператив штабы хәбәр итә.

 

«Хәзерге вакытта Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабында күчүгә карамастан, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция чикләүләр бетерүнең барлык этапларында сакланырга тиеш, чөнки алар коронавирус инфекциясе белән авыру буенча риск төркеменә керә», — диелә хәбәрдә.

Татарстан Хөкүмәте, республика халкының күп санлы мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп, Татарстан буенча баш санитар табиб Марина Патяшина белән килешеп, бу карарны кабул итте.

Больничныйлар 15 июньнән 28 июньгә кадәр үзизоляциядә булган кешеләргә озайтыла. Читтән эшләүче, отпускта яки башка сәбәп буенча больничныйда булган кешеләр генә искәрмә булып тора.

Эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү өчен поликлиникага барырга яки табиб чакыртырга кирәкми, бары эш бирүче белән үзизоляция урынын килештерергә генә кирәк. Больничныйлар Россия Федерациясенең Социаль иминият фонды акчалары хисабына түләнәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев