Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләмәүче хатын-кызлар бала пособиеләрен быелдан Пенсия фондыннан ала

2021 елда социаль яклау органнарыннан пособие алган хатын-кызларга Пенсия фондына кабат гариза язуның кирәге юк.

Эшләмәүче хатын-кызларга социаль яклау органнарыннан түләнгән бала пособиеләре быелдан Пенсия фонды карамагына күчерелгән.

«Элек социаль яклау органнары түләгән пособиеләрне быелдан Пенсия фонды түли башлады. Бер мәртәбә түләнә торган йөклелек, бала табу буенча пособиеләр, балага яшь ярымга кадәр түләнә торган айлык пособиеләр турында сүз бара. Бу үзгәрешләр бары тик бала тапканчы эшләмәгән хатын-кызларга гына кагыла», — диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

2021 елда социаль яклау органнарыннан пособие алган хатын-кызларга Пенсия фондына кабат гариза язуның кирәге юк, дип искәртте Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

«Без пособие алучылар исемлеген Пенсия фондына тапшырдык. Бөтен түләүләр автомат рәвештә күчәчәк. Быел пособие өчен беренче мәртәбә мөрәҗәгать итүчеләргә гаризаны Пенсия фондына юлларга кирәк», — диде Эльмира Зарипова.

http://Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/belmi-kalmagyz/eshlmche-khatyn-kyzlar-bala-posobielren-byeldan-pensiya-fondynnan-ala

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие для детей пенсионный фонд