Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме

"МСП” милли проекты кысаларында Татарстан эшкуарлары республиканың 44 муниципаль берәмлегендә дә барлык төр ярдәм чаралары буенча түләүсез консультация алырга мөмкин.

 

“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү” милли проекты кысаларында Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен уңайлы инфраструктура булдырылды - республиканың 44 муниципаль берәмлегендә һәм шәһәрләрендә даими нигездә ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды карамагындагы “Минем бизнес” үзәгенең төбәк вәкилләре эшли.

Төбәк вәкилләре урыннарда эшкуарлык эшчәнлегенең барлык этапларында – үз эшләрен ачу һәм үстерүдә – шәхси эшмәкәрне рәсмиләштерү, дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алуда ярдәм итә.

Төбәк вәкилләре республиканың үзмәшгуль халкы белән дә эшли. Әлеге категория гражданнар өчен иминият взносларын түләү механизмнары, «Минем салым» кушымтасыннан файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү турында һөнәри консультацияләр бирелә.

Һәр муниципаль берәмлектә төбәк вәкилләренең элемтә өчен мәгълүматын https://fpprt.ru/  сайтында, “Минем бизнес” Үзәге бүлегендә яки ссылка буенча табарга мөмкин.

 

Татарстан Икътисад министрлыгы

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев