Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрләргә субсидия алу өчен гариза бирү вакыты 1 июльгә кадәр озайтылды

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль бюджеттан субсидия алу өчен гариза бирү срогы 2020 елның 1 июленә кадәр озайтылды. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итә.

 

Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июнендәге 894 номерлы карары нигезендә, 2020 елда Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып бара торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктына үзгәрешләр кертелде. Яңа үзгәрешләр нигезендә, апрель ае өчен гариза бирергә өлгермәгән салым түләүчеләрнең субсидия алу хокукын куллану мөмкинлеге барлыкка килде.

Субсидия алу өчен гариза язарга кирәк. Шуңа күрә субсидия алучы 2020 елның апрель һәм май айлары өчен теркәлү урыны буенча 2020 елның 1 июленнән дә соңга калмый гариза язарга тиеш. Аны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.

Моның өчен юридик затның («Гаризалар тапшыру» бүлеге) яки шәхси эшмәкәрнең («Сервислар» бүлеге) шәхси кабинетына керергә кирәк. Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтында тутырырга була. Бу очракта аны почта аркылы җибәрү өчен бастырып алырга кирәк.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев