Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эштән киткән пенсионерның пенсияcен индексацияләү тәртибе билгеле

Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов «Российская газета»га биргән интервьюсында пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Аның сүзләренчә, эштән азат ителгән кешенең тупланган шәхси пенсия коэффициенты аның актуаль бәясенә тапкырлана. 2020 елда ул 93 сум тәшкил итәчәк. Шуннан соң алынган суммага беркетелгән түләүнең актуаль күләме өстәлә. 2020 елда аның күләме 5686 сум 25 тиен тигез була.

«Бу өстәмә керем, ул эшләмәүче пенсионерларда юк», — дип белдерде Россия Пенсия фонды рәисе.

Пенсионер кабат эшкә чыгарга уйласа, үткәрелгән индексация сакланачак.

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе 2016 елдан башлап, эштән киткәннән соң индексацияләнә.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев