Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әфган сугышы ветераны: Мине төзәтмәләрдә чикләрнең какшамас булуы җәлеп итте

Әфган сугышы ветераны, Татарстан Иҗтимагый палатасының Яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе, Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗановны Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрдә чикләрнең какшамас булуы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм совет халкының Бөек Җиңүе турында тарихны саклау җәлеп иткән. Бу хакта ул Казанда сайлау участогында тавыш биргән вакытта әйтте.

 

«Хәрби кеше буларак мине башка илләр дәгъва кылган чикләребезнең какшамас булы җәлеп итте. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп әйтелә», — диде ул.

Полковник әйтүенчә, күпләр Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен бозып, совет халкы яулаган Җиңүнең әһәмиятен киметеп күрсәтергә тырыша, төзәтмәләр аркасында беркем дә моны эшли алмаячак.

«Үз илемнең гражданы һәм патриоты буларак, төп тавыш бирүдә катнашуны бурычым дип саныйм, безнең һәм алдагы буыннарның киләчәге шушы төзәтмәләргә бәйле», — диде Рафаэль Шакирҗанов.

 

https://tatar-inform.tatar/news/politics/30-06-2020/fgan-sugyshy-veterany-mine-t-z-tm-l-rd-chikl-rne-kakshamas-buluy-lep-itte-5753191

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев