Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фидан Гафаров автоһәлакәттә үлгән дигән хәбәр таралды

Социаль челтәрләрдә җырчы Фидан Гафаров автоһәлакәттә үлгән дигән ялган хәбәр таралган.

 

"Башкортстанның Зианчура районында автоһәлакәттән соң Исәнгол район үзәгендә реанимациядә талантлы җырчы Фидан Гафаров үлгән. Җырчының туганнарының кайгысын уртаклашабыз", - дигән хәбәрне берничә кеше социаль челтәрдә урнаштырды.

"Сезгә дә шундый смс килдеме? Миңа 5 минут эчендә йөзләр шундый смс һәм ишеттеңме, дөресме дигән смслар килде", - дип яза Ләйлә Дәүләтова.

"Моны ишетүгә Фидан абыйга шалтыраттым. Сез чыннан да үлдегезме әллә дип сорадым. Бу хәбәр дөрес түгел, көлә-көлә сөйләште, исән-сау мин, чәй эчеп утырам диде. Үзем дә ишеттем, әллә дөрес микән дип шикләнә үк башлаган идем диде. Аллага шөкер, Фидан абыебыз исән-сау", - дип яза Ләйлә Дәүләтова.

Ул "Мондый хәбәре чыккан кешенең гомере бик озын була диләр, амин", - дип тә өстәгән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/21-01-2020/fidan-gafarov-avto-lak-tt-lg-n-dig-n-yalgan-h-b-r-taraldy-5717616

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X