Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин татарча юньләп сөйләшә белмәгәнемә бик кимсендем”

Әлмәт шәһәрендә бары рус мәктәбендә генә укып, русча гына сөйләшкән Фәрит Мөхәммәтшин татарча сөйләшергә мәҗбүри өйрәнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе бүген журналистлар белән очрашу барышында хәбәр итте. "Мин русча гына сөйләшеп тә бик яхшы эшли идем. Әмма депутат булып, Югары Совет Рәисе итеп сайланганнан соң мин татарча өйрәнергә...

Әлмәт шәһәрендә бары рус мәктәбендә генә укып, русча гына сөйләшкән Фәрит Мөхәммәтшин татарча сөйләшергә мәҗбүри өйрәнгән.
Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе бүген журналистлар белән очрашу барышында хәбәр итте.
"Мин русча гына сөйләшеп тә бик яхшы эшли идем. Әмма депутат булып, Югары Совет Рәисе итеп сайланганнан соң мин татарча өйрәнергә мәҗбүр булдым. Утырышны башлап җибәргәндә, татар телел депутатлар бүгенге утырышны татарча алып барырга, дип тавышка куя иделәр. Ә мин татарча юньләп сөйләшә белмәгәнемә бик кимсендем. Татар икәнемне чын-чынлап аңлап, шул вакытта татарча өйрәнә башладым", - диде ул.
Туган телендә сөйләшергә аңа Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев кебек депутатлар, аларның китаплары ярдәм иткән. Телне өйрәнү өчен өйдә туган телдә сөйләшү мөһим, дип саный Ф. Мөхәммәтшин.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/28/117000/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев