Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. 43 нче сайлау участогы Жуковский урамында урнашкан.

 

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү һәркем өчен мөһим дип уйлыйм. Без озакка сузмыйча тавыш бирүнең беренче көннәрендә үк килеп тавыш калдырырга кирәк дип уйладык. Төзәтмәләр һәркайсы мөһим, һәркайсы кирәк дип табабыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, «төзәтмәләр Россияне көчәйтер, халыкка яңа мөмкинлекләр тудырыр». «Аның социаль мәсьәләләре дә күп, гаилә мәсьәләләре дә аз түгел, хезмәт хакы турында да тәкъдимнәр Конституция нигезендә теркәлә һәм гарантия булып торырга тиеш», — диде.  

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча ел башында бик җаваплы эшкә керешкәннәрен, эшче төркемдә Татарстаннан ике вәкил катнашканын искәртте. «Ай ярымнан артык ике көнгә бер Мәскәүдә җыелып, мөһим мәсьәләләрне карадык. Бәхәсләшүләр күп булды, фикерләр дә күп булды. Нинди генә тәкъдимнәр яңгырамады!» — диде.

Ул төзәтмәләр эшче төркемдә генә түгел, Дәүләт Думасында, Федерация Советы утырышында да, төбәк парламентларында да каралганын искәртте. «Анда да сораулар, тәкъдимнәр булды. Бер фикергә килеп, бүген тавыш бирү башланды. Без үзебезне бурычлы дип саныйбыз. РФ Президенты Владимир Путинның тәкъдимнәрен исәпкә алып хуплыйбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/26-06-2020/f-rit-m-h-mm-tshin-rossiya-konstitutsiyasen-t-z-tm-l-r-buencha-tavysh-birde-5752465

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев