Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әфсен-төфсен, акча килсен!

Байый алмыйсызмы? Алмаячаксыз да.

 

Чөнки кесәгездә күңелле итеп акча кыштырдап ятсын өчен сезгә дөньяга карашыгызны үзгәртергә кирәк. Ә бәлки тырышып карарсыз?

  Хезмәт хакы бәләкәй, әмма эшем ышанычлы.
Менә шушы уйны бөтенләй баштан чыгарырга кирәк. Хәерчелектән чыгарга теләмәгән кеше нәкъ шундый — дәүләт җилкәсенә генә салышып ятарлык эш эзли. "Коммерция оешмасына барсам, бөтенләй урамда калуым бар", - дип уйлый кеше һәм... акчасыз яши бирә.

Психологлар фикеренчә, кем дә кем үзенең белеменә һәм тәҗрибәсенә кимсетеп карый икән, бу гамәлдә шулай килеп чыга да. Нәтиҗәдә, кеше яңа эшкә барып, дөньяны яңа күзлектән өйрәнәсе урынга, иске эшендә "төссез" генә хезмәтен дәвам итә, "сүнә".

  Яңалыклар кирәкми!

Хәерче психологияле кеше тормышын чак кына да үзгәртергә курка. Аның девизы — азрак булса булсын, тик югалту куркынычы янамасын. Мондый кешеләр беркайчан да үз бизнесын ачмый, 40 яшендә икенче югары белем алмый, 50 яшендә яшәү урынын алмаштырырга базнат итми.

  Үзен түбәнсетү

Бу — хәерче психологияле кешеләрнең иң күренекле билгесе. Чынлап та, эшең "соры", тормышың тәэссоратларга ярлы булса, һәрвакыт бер урынга гына ябышып ятсаң, кайдан килсен икән ул үз-үзеңне ярату?

  Актив булырга теләмим!

Яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен даими рәвештә сайланган юнәлештә көч салу кирәк. Әйтик, әлеге белән чагыштырганда, күп акчалырак кына түгел, күпкырлырак, кызыклырак, сезне үстерерлек эш эзләргә.

Сез активрак булмасагыз, беркайчан да кесәгезгә акча кермәс.

  Барысы да бурычлы...

Хәерче психологияле кеше үзенә лаеклы хезмәт хакы түләүләренә өметләнеп яши. Ул эшен әйбәт башкара, димәк, аңа күп түләргә тиешләр. Хезмәт хакы ял итүгә дә, үзенә һәм гаиләсенә дә җитәргә тиеш, дип уйлый ул. Шул ук вакытта үзе үк шушы түбән хезмәт хаклы эшкә кайчандыр риза булып урнашуы хакында оныта.

  Сакчыл булырга кирәк

Акчасызлар шулай уйлый. Һәм акчаны артык тотынмас өчен шактый зур көч сала — кибеттән-кибеткә йөреп, хакларны чагыштыра — арзанрак товар эзли. Коммуналь хезмәтләргә хакны аз булса да киметүне таләп итеп төрле инстанцияләр бусагасын таптый. Бер тапкыр бирелә торган социаль ярдәм сорап әллә күпме вакытын әрәм итә. Ә бу вакытта күпме файдалы һәм керемле эш башкарып булыр иде!

Үз-үзегезгә игътибар белән карагыз әле. Сез андый түгелме? Бик әйбәт! Ә инде үзегездә алда санап киткән сыйфатларның берсен булса да тапсагыз, тиздән алардан котылырга кирәк. Имин, мул тормыш кору — үзегезнең кулда!

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: pixabay.com

Автор: Айгөл Юлъякшина

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/fsen-tfsen-akcha-kilsen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X