Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Галимнәр кер юу машиналарының сәламәтлек өчен куркыныч булган эш тәртибен ачыклаганнар

Кер юу машиналарында сакчыл режимны (экономный режим) куллану кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый режимда юганда антибиотикларга каршы тору сәләте булган куркыныч бактерияләр үлеп бетми. Бу турыда MedicalXpress порталында басылып чыккан тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

 

Бонн хастаханәләренең берсендә эшләүче хезмәткәрләр галимнәрдән медицина учреждениесендә барлыкка килгән озакка сузылган эпидемиянең сәбәбен сораган.

Галимнәр порошок өчен салынган савытларда һәм кер юу машинасы барабаны эчендәге резинкада үпкә ялкынсынуы китереп чыгарырга торган бактерияләр булуын ачыклаган.

Алар ачыклаганча, сакчыл режимда юганда үлеп бетмәгән бактерияләр эчәклекне зарарлый, ашказаны-эчәклек авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

Галимнәр, хроник инфекцияләр яки төзәлми торган яралары булган кешеләр белән бер йортта яшәгән очракта, керләрне бу режимда юмаска киңәш иткән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194455/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев