Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гәрәй Рәхимне сагынып...

Шагыйрь, дәүләт эшелеклесе, танылган якташыбыз Григорий Родионовның (әдәби псевдонимы – Гәрәй Рәхим) арабыздан китүенә – бер ел.

Бу хакта "Туганайлар" газетасы яза.

 

Узган елның 6 сентябрь иртәсе, һич көтелмәгән кайгылы хәбәре белән, редакция ишеген какты: “Гөргөри дәдәй киткән...”. Ничек инде? Үз күңеленә тиң сары балкыш көзләргә кермәгән, яшәүне, кешеләрне ярату тулы яңа шигырьләрен язарга өлгермәгән килеш китеп барганмы? Безнең белән хушлашмаган да килешме?!

Әйтеп бетермәгән сүзләре, җанына ерак яшергән яралары да булгандыр, булмый калмагандыр Гөргөри дәдәйнең. Үз керәшеннәре арасыннан, әдәби псевдоним белән исем-фамилиянең бер үк булмаска мөмкинлеген аңламыйча,  аңа усаллык  таягы атучылар да аз булмагандыр. Читләр тегермәненә су коя дип тә гаепләгәннәрдер, бәлки. Нишлисең, “бүлгәлә дә хакимлек ит” дигән принцип өстенлек иткән заманда, халыкны кем кая тели шунда тарткалый, нинди фикер тели, аңына шуны сеңдерә ала шул... Әмма ни-нәрсә генә булса да, керәшеннең асыл улы Гөргөри үзенең иҗаты, үзенең әсәрләре белән, халыкны дөньяга танытты.

Табигатьтә, шагыйрьләргә илһам биреп, тагын көз тантана итә. Әмма ул сихри мизгелләрне ак кәгазьгә ак хисләр итеп тезәргә Гөргөри дәдәй генә юк. Шагыйрь Гәрәй Рәхим булып әдәбият мәйданына килеп кергән, соңгы сулышынача поэзиягә, әдәбияткә тугрылыклы булган керәшен егете Григорий Родионов кына юк инде. Ул яшәгән Казан урамнарындагы (һәм туган авылы Федотовкада да!) агач-яфракларга көз ае шагыйрьнең шигырен сары балкыш итеп тарата:

“Мин китәм… Минем урынга

Бәхет иңсен бу илгә”.

 

 http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/gorgori-dadaine-sagynyp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев