Генераль прокурор повестка ялгыш килгән очракта нәрсә эшләргә икәнлеген аңлатты
Өлешчә мобилизация критерийларына туры килмәгән, әмма повестка алган гражданин барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен хәрби комиссариатка килергә тиеш.
РФ генераль прокуроры Игорь Краснов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Аның сүзләренчә, хәрби комиссариатка үзең турында «актуаль мәгълүматлар», мобилизациядән азат ителү хокукын раслый торган документлар алып килергә кирәк.
Әгәр гражданин үз хокуклары бозылган дип саный икән, Краснов территориаль һәм хәрби прокурорларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, моннан тыш, барлык прокуратураларда да мобилизация мәсьәләләре буенча кайнар линияләр булдырылган.
Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә башланды, махсус хәрби операция зонасына барлыгы 300 мең кешене чакыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев