«Герой-Ана» исеме алган хатын-кызларга 1 млн сум автомат рәвештә түләнәчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

«Герой-Ана» исеме алган хатын-кызларга 1 млн сум автомат рәвештә түләнәчәк

«Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга 2027 елның 1 гыйнварыннан 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү автомат рәвештә күчерелә башларга мөмкин.

 Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Владимир Исаков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Россия Социаль фонды әлеге премияне гаризасыз гына күчерә башлаячак. Проектны Россия Хезмәт министрлыгы әзерләгән, дип яза Татар-информ.

Парламентарий бу үзгәреш артык бюрократиядән котылырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. Хәзер хатын-кызларга үз статусын раслау өчен документлар җыеп йөрергә тиеш булмаячак.

«Герой-ана» исеме 10 һәм aннан да күбрәк бала табу һәм тәрбияләү өчен бирелә. Аңа лаек булучыларга орден тапшырыла һәм 1 миллион сум акча бирелә. Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан герой-әниләргә яңа ташламалар каралган: чиратсыз бушлай медицина ярдәме, рецептлар буенча бушлай дарулар алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителү, транспорт чаралары белән файдалану өчен ташламалар, шулай ук бушлай һөнәри әзерлек узу һәм өстәмә һөнәри белем алу хокукы.

 


Нет комментариев