Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Грипптан сакланырга кирәк

Грипп кышкы сезонда киң таралучан иң катлаулы һәм авыр чирләрдән санала. Аның белән авырмас өчен һәр кеше профилактика чаралары күрергә тиеш.


 

 

Кулны ешрак юарга

 Чирле кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынын кулы белән каплый. Аннан шул кулы белән телефон трубкасы, компьютер клавиатурасы, башка әйберләргә кагыла. Аларда микроблар сәгатьләр, хәтта атналар буе яши ала. Шикле әйберләргә кагылганнан соң юынырга онытмагыз. Биткә кагылмаска тырышыгыз. Вируслар организмга күз, борын, авыз аша керә.

Күбрәк сыеклык эчәргә кирәк

Көнгә 2 л чамасы су эчегез. Ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгарырга һәм аны дымга туендырырга булыша. Спиртлы эчемлекләрдән баш тарту яхшырак. Бу - организмның төп саклаучы һәм чистартучы әгъзасы - бавырга көчәнеш китерә.

Атнага бер мунча керегез

Мунча яратучыларның салкын тиюгә, гриппка сирәгрәк бирешүе исбатланган. Беренчедән, мунча организмны чыныктыра. Икенчедән, 80 градуска кадәр җылытылган һава сулаганда күп вируслар үлә. Әмма чирли башлагач, мунчадан тыелып тору яхшырак. Аеруча тән температурасы югары булганда мунча керергә ярамый.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз

Куе яшел, кызыл һәм сары төстәге яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр иммунитетны ныгытырга булыша.

Саф һавада ешрак булыгыз

 Өйдәге коры һава күз, авыз һәм борынның лайлалы тышчасын киптерә һәм микробларга каршы торучанлыкны киметә. Саф һавада ешрак булу, өйне даими җилләтү файдалы.

Фото:https://pixabay.com

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/gripptan-nichek-saklanyrga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев