Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә интеллектуаль уен узды (+ фотолар)

Тел - һәр культураның иң кыйммәтле матди һәм рухи мирасы. Һәр кеше үз туган телен белергә, сакларга, Ватанын, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмаска тиеш. Халыкның рухи байлыгы юкка чыкмасын өчен үз тарихыңны белергә, хөрмәт итәргә кирәк.

Уенда ике команда катнашты. “Мөгаллимнәр” һәм “Яшьлек” командалары төрле бәйге-ярышларда көч сынаштылар.

Нәкъ менә рухи кыйммәтләрне саклауга, туган телгә, гореф-гадәтләргә кагылышлы сораулардан торган интеллектуаль уен катнашучыларның тапкыр, зирәк булуларын ачыкларга ярдәм итте. Әлбәттә туган тел дибез икән, аның әдәбиятына кагылмый мөмкин түгел, чөнки матур әдәбият телнең сөйләмдәге чагылышы ул.

Әлеге интеллектуаль уен барышында һәр команданың вәкилләре нәфис сүз, милли моңнарны барлап уздылар. Бигрәк тәкатнашучыларның үз иҗатларын күрсәтүләре күңелләрне күтәрде, тагын бер тапкыр телебезнең бөеклеген дәлилләде. Чара шигырь, җыр белән үрелеп барды.

“Мөгәллимнәр” төркеменә җиңү елмайды. “Татар теле илендә” интеллектуаль уены барлык катнашучыларның күңелләренә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар теле Туган тел