Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гыйнвар ае карлы: шәһәрдән 40 мең кубометрдан артык кар чыгарылган

Гыйнвар ае карлы булгач, халыктан кар чистарту һәм чыгару буенча күп мөрәҗәгатьләр килгән.


Гыйнвар ае дәвамында мэриянең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге әлеге мәсьәлә буенча 100 дән артык шикаятьне теркәгән, халык контроленә 80гә якын хәбәр килгән. Шулай ук халыктан күп санлы шалтыратулар район башлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетының кабул итү бүлмәләренә дә килгән.

Бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә 40 мең кубометрдан  артык кар чыгарылган, кар чистарту эшенә 30 берәмлек махсус техника һәм 77  эшче җәлеп ителгән, 200 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. 5 тоннадан артык ком тротуарларга, баскычлар һәм җәяүлеләр кичүенә сибелгән. Кар чистарту һәм чыгару эше дәвам итә.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев