Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң көчлесе – “Ремонтник 2” командасы булды

Пандемия сәбәпле, шәһәребездә футбол уеннары, ярышлар туктатылып торган иде. Ниһаять, узган ялларда футбол яратучылар “Юность” стадионына җыелды.

 


Бу юлы иң көчле коллективны ачыкларга һәм төп приз – мини футбол буенча Федерациянең көзге Кубогын кем алачак икәнен белергә җыелдык.

Турнир олимпия системасы буенча узды. Кубок өчен 10 команда ярышты.
Уеннар озак үткәрелмичә торса да, катнашучылар барлык көчләрен куйды, көндәшлек хисен дә онытмаганнар.

Нәтиҗәдә, төп призны “Ремонтник 2” командасы алды. Шулай ук әлеге команда Лениногорск чемпионнары Супер кубогы ярышында катнашуга юллама алды.  Турнир декабрьдә үткәреләчәк.

 

Марат Әхмәтҗанов, баш судья

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев