Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы башлана

Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырыла.

Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурс 10 зонада оештырылган, ул 10 февральдән 4 мартка кадәр узачак. Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.

Бәйге туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны арттыру максатында оештырыла. Зона этабында муниципаль этапта җиңүчеләр — туган тел һәм әдәбият укытучылары катнаша ала.

Катнашучылар өчен 2 конкурс сынавы каралган:

туган (татар) теле яисә туган (татар) әдәбияты буенча дәрес;
«Мастер-класс» (конкурсантның гамәли эшендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган һөнәри эшчәнлек ысулларын күрсәтүче чыгыш). 

https://tatar-inform.tatar/news/science/31-01-2022/i-yahshy-tatar-tele-m-d-biyaty-ukytuchysy-b-tenrossiya-b-ygesene-zona-etaby-bashlana-5848346

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ин яхшы укытучы ин яхшы укытучы бэйгесе 2022 ел