Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Люция Мусинаның ире Рөстәм белән танышу тарихы

Ире белән кайда танышканнары турында да әйткән.

Җырчы Люция Мусина тормыш иптәше, җырчы Рөстәм Закировны, бик ихлас итеп, никахлашуларына 22 ел тулу белән котлаган. Ире белән кайда танышканнары турында да әйткән. 

«Бүген никахыбызга 22 ел булды. Башта күктә никах укыла, диләр. Дөрес икән. Без Рөстәм белән минем беренче энем Илдарның туган көнендә таныштык. Ә никахыбыз икенче энем Илнурның туган көнендә булды. Бик зур рәхмәт Аллаһы Тәгаләгә безне таныштырып, бәхетле гаилә тормышы бүләк иткәне өчен. Бик зур рәхмәт Айрат улыбыз, Миләүшә кызыбыз өчен. Бик зур рәхмәт сиңа, Рөстәм матурым, яратуың өчен», – дип, дулкынландыргыч сүзләр язып калдырган Люция Мусина. 

«Сез – бик матур парлар. Яратабыз. Тагын бик күп еллар тигезлектә, балалар рәхәтен күреп, сөенеп яшәргә насыйп булсын»;

«Сез күпләргә үрнәк. Пар сандугачлар кебек»; «Сез – искиткеч күркәм гаилә. Иҗатыгызны яратабыз», – дип котлаган аларны виртуаль дуслары да. 

 

 https://intertat.tatar/news/lyuciya-musina-belan-rostam-zakirov-kaida-tanyskan-5854845

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев