Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Яшь профессионаллар - 2022» бәйгесендә медальләр саны буенча Татарстан икенче урында

«Яшь профессионаллар - 2022» Милли чемпионаты Саранскида узды.

Татарстан Саранск шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар — 2022» X Милли чемпионатының медаль зачетында икенче урынны алды. Республикабыз вәкилләре 14 алтын, 24 көмеш, 13 бронза медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 14 медальон яулаганнар.

Гомумкоманда рейтингында шулай ук финалга тиңләштерелгән язгы йомгаклау ярышлары нәтиҗәләре дә исәпкә алынды. Ул вакытта Татарстан вәкилләре 20 алтын, 18 көмеш, 26 бронза медаль һәм 45 медальон алдылар.

Саранскта узган бәйгедә 280 конкурсант 25 компетенциядә көч сынашты. Тагын 41 компетенциядәге 700 кеше конкурста дистанцион рәвештә катнашты.

«Һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы Россиядә 10 ел дәвамында лидерлар рәтенә кереп барды. Юбилей чемпионатында да безнең команда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Елдан-ел ярышу кыенлаша бара, чөнки төрле төбәкләрдән катнашучыларның осталыгы арта», – ди  ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев