Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиде яшькә кадәрге баласы булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча бирәчәкләр

Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча түләячәкләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 

«Без балаларыбызга зур булмаган, тыйнак кына бүләк ясарбыз дип килештек. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бишәр мең сум түлибез. Җиде яшькә кадәрге баласы булган гаиләдә һәр балага», — диде Путин.

Түләү турындагы карар алдыннан дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәте һәм Россия Президенты хакимияте белән киңәшләште.

«Бәйрәм [Яңа ел] гадәти түгел, киләчәккә өметләр белән бәйле, шул ук вакытта бүгенге кыенлыклар белән дә», — дип искәртте Президент.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев