Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ике юбилей шәһәре” конкурсына йомгак ясалды

Туган якны өйрәнү музеенда "Ике юбилей шәһәре" муниципаль фотоконкурска йомгак ясалды. Анда фотога төшерергә яратучы һәм профессиональ фото төшерүчеләр катнашты. Конкурсның җиңүчесе - Гүзәлия Нигъмәтҗанова I урынны алды. II урынны жюри беркемгә дә бирмәде. Ә III урын Евгений Иванов һәм Виктор Анисимовка бирелде. Актив катнашучылар арасында 12 нче, 13 нче...

Туган якны өйрәнү музеенда "Ике юбилей шәһәре" муниципаль фотоконкурска йомгак ясалды. Анда фотога төшерергә яратучы һәм профессиональ фото төшерүчеләр катнашты.
Конкурсның җиңүчесе - Гүзәлия Нигъмәтҗанова I урынны алды. II урынны жюри беркемгә дә бирмәде. Ә III урын Евгений Иванов һәм Виктор Анисимовка бирелде.
Актив катнашучылар арасында 12 нче, 13 нче мәктәп укучылары да бар. Алар төрле номинациягә ия булды.
Мәсәлән: "Фотопортрет" номинациясен Алисә Сергеева һәм Гөлназ Садыйкова, "Хезмәт кешесенә дан" номинациясен Миләүшә Нуретдинова алды.
"Эмоциональлек" номинациясе Ләлә Гатауллина, Гөлшат Хәйретдинова, Зәринә Хәлиуллинага бирелде.
"Оригиналь караш" номинациясенә Раил Әхмәтҗанов һәм Александр Маликов, "Тарихи мирасны пропагандалау" номинациясенә Ольга Орлова ия булды.
Туган якны өйрәнү музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс