Икмәк табынны баета
ҖӘМГЫЯТЬ

Икмәк табынны баета

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов котлый:

-    Һәркемгә иртән торгач ашарга кирәк. Табында икмәк тору – ул аны баета, күңелгә ышаныч өсти. Өстәлләребезне сый-нигъмәтле итүчеләр – авыл хуҗалыгында эшләүче тырыш хезмәткәрләр. Аларга авыр, мактаулы эшләрендә уңышлар, гаиләдә тынычлык, саулык-сәламәтлек телим. Игелекле һөнәр башкаручы аяк-куллары сызламасын. Хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. 


Шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннарына исәнлек, күңел көрлеге телим. Алар һәрвакыт безнең янда, хәзер авыл хуҗалыгы тормышы белән кызыксынып торалар.

Бәйрәм белән!


Нет комментариев