Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җил агач һәм баганаларны төбе-тамыры белән куптарып, машиналарны изгән

Чаллыда юлларны яңгыр суы басты, ә җил агачларны автомобильләр өстенә аударды.

 

Автошәһәрдә көчле җил катнашында икенче көн инде салкын яңгыр ява. Яңгыр сулары автостанция тирәсендә юл участогын баскан. Шаһитлар социаль челтәрләрдә автомобильләрнең йөзеп йөрүе турындагы фотосурәтләрне урнаштыралар. Шамил Усманов урамында һәм «Пушкин» тукталышы районында да шундый ук хәл.

Моннан тыш, шәһәрдә котырынган стихиядән агачлар зыян күргән, дип яза Татар-информ, Чаллы халкы тамырыннан йолкып алынган үсентеләрне өченче, кырык беренче һәм илле икенче микрорайон, шулай ук 25нче мәктәп янында тапкан. Кайбер агачлар ерак түгел калдырылган автомобильләр өстенә төшкән.

 

 ЗЯБ бистәсендә «Хәрби комиссариат» тукталышы янында торган ут баганасы да ауган. Конструкция травмай чыбыкларына зыян китергән, шуның аркасында «Электротранспорт» идарәсе 6, 8 һәм 12 номерлы маршрутларның хәрәкәтен вакытлыча туктатты.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26140

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/il-agach-m-baganalarny-tbe-tamyry-beln-kuptaryp-mashinalarny-izgn-foto

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев