Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илфат Абдрахмановта Covid-19 расланмаган

"Татар-информ" ның кайбер әңгәмәдәшләре Илфат Абдрахманов концертларның берсендә Covid-19 авыруын йоктыра алды, дип саный. Икенчеләре аның үпкәдәсендә яман шеш авыруы булуын хәбәр итә. Әмма бу фаразларны Илфатның апасы Фирая Абдрахманова да кире какты.

 

"Сәбәбе шунда ки, аңа начар иде, кислород җитмәде. Аның астма, үпкәләр эмфиземасы бар. Хастаханәгә җибәргәннәрдә, аңа, чыннан да, начар булган, „ашыгыч ярдәм“ килгән һәм алар аны өйдә калдыра алмаган. Хастаханәдә ул кислород астында өч тәүлек була. Безгә ни өчен аңа ярдәм итә алмаулары аңлашылмый", - диде ул.

Апасының сүзләренә караганда, башта Илфат йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган, анда кирәкле барлык анализлар алынган һәм компьютер томографиясе ясалган. Аннан ул 18 шәһәр хастаханәсенә күчерелгән, аннан пульмонология бүлегенә, реанимациядә.

 Фирая Абдрахманова абыйлары белән үзен әниләре генә үстергән, дип билгеләп үтте. Элек алар Яшел Үзәндә яшәгәннәр, әмма Илфат Казанга күчкәч, аның артыннан ул да күчеп килгән. 2000 еллар тирәсендә Казанда фатир бирелгәнчегә кадәр Яшел Үзәнгә кайтып йөргән. Казанның Әмирхан урамындагы йортында ялгыз яшәгән. Бу шактый иҗат кешеләре яшәгән йорт. 

«Без бер гаилә булып яшәдек, мин ике-өч йорт аша гына  яшим. Беренче булып фатир сатып алган ул, аның өчен без дә күчтек.  Һәркөнне элемтәдә идек... ул беркайчан да начар булуына зарланмады, ә аңа бит бик начар иде бит — астма...» — ди телетапшырулар алып баручының апасы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев