Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдиновадан тормыш кыйпылчыклары

Әллә ничек башланды бүген көн. Таңнан начар төш күреп уяндым. Чәй куярга идем, су беткән. Киендем дә эшләр белән чыгып чаптым, шактый баргач, телефонны өйдә онытып калдырганлыгым ачыкланды. Әй Аллам, нәрсә соң инде бу?! Кире кайтырга ярамый миңа - юлым уңмый. Кайтмый да булмый, чөнки бөтен эш шул телефон белән...

Әллә ничек башланды бүген көн. Таңнан начар төш күреп уяндым. Чәй куярга идем, су беткән. Киендем дә эшләр белән чыгып чаптым, шактый баргач, телефонны өйдә онытып калдырганлыгым ачыкланды. Әй Аллам, нәрсә соң инде бу?! Кире кайтырга ярамый миңа - юлым уңмый. Кайтмый да булмый, чөнки бөтен эш шул телефон белән бәйле. Кайттым. Малай уянып килә. Мин телефон эзлим, ул чәй ясарга куша. Соңга калам бит инде! Кайчан киерелеп, йокым туеп уянырмын да, берәрсе чәй ясап эчерер икән мине? Малайга эшләр куштым да чыгып йөгердем. Ул берни аңламады, күңелем сизә, үпкәләп калды.
Ашыгам. Каршыма инвалид коляскасына малаен утыртып, акрын гына атлап, елмаеп бер хатын килә. Ул шундый ягымлы, көләч йөзле... Малаена 10 яшьләр тирәсе... Чибәр егет булачак. Киң җилкәле, кап-кара чәчле... Тик ике аягы да юк. Башыма суккан кебек булды. Миңамы инде зарланырга? Үзем исән-сау, өйдә улым сәламәт, йокысыннан уянып калды.
Үземне шул хатын урынына куеп карадым. Күпме төннәр баласы өчен өзгәләнеп елагандыр. Хәзер дә, йөрәге еласа да, улына сиздермәскә тырышып, бар дөньяга елмаеп атлыйдыр. Ә теге малай? Ут яндырып, йөгереп уйный торган, яшьтәшләре белән сәпиттә чабарлык яшьтә бит. Башка малайларның уйнаганын күреп, аның күңеле нишли икән?
Озак карап тордым мин ул хатын белән малайга. Әзрәк баралар да туктап нидер сөйләшәләр. Малае кулы белән нидер күрсәтә, әнисе нидер аңлата. Көлешәләр. Әйтерсең алардан да бәхетле кеше юк.
Борылдым да кайтып киттем. Әйләнепләр китсен бар дөньясы. Барысы өчен дә Ходайга рәхмәтләр укый-укый, барыбызга да сәламәтлек тели-тели йөгерә-йөгерә кайттым... Чукынсын инде эшләре... Очрашасы кешемә: «Килмим», - дип шалтыраттым. Кибеткә кереп, улыма тәмле әйберләр алдым.
Әби: «Бик авыр вакытларда ти­рә-юнеңдәге кешеләргә кара. Синнән дә авыррак хәлдә калган кешеләр бардыр, алар ничек түзә икән?» - дия иде. Әби акыллы булган. Ходаем, сәламәтлектән аерма!
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илсоя

2
X