ҖӘМГЫЯТЬ

Иннополис университеты пилотсыз авиация системалары өлкәсендә белгечләр укыта башлый

Хәзерге вакытта өч юнәлеш буенча курсларга алдан язылу бара: җитештерү, эксплуатация, пилотсыз авиация системаларын эшләү.

Федераль проект планы нигезендә, быел 5 мең граждан пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге программалар буенча белем алачак, ә 2030 елга кадәр 65 мең кешене укыту планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Теоретик белем бирү юнәлешендә түбәндәге курслар планлаштырыла:

- пилотсыз авиация системалары өлкәсендә мәгълүмат аналитигы;

- пилотсыз авиация системалары өлкәсендә юрист;

- Python, C++ телендә пилотсыз очу аппаратын программалаштыру;

- программа тәэминатын эшләүче;

- дроннар проектлаучы.

Практик юнәлештә тәкъдим ителәчәк курслар:

- пилотсыз очу аппараты операторы;

- пилотсыз очу аппаратына сервис хезмәте күрсәтү.

Укыту башлануы турында белү өчен гаризаны сайтта калдырырга була – stc.innopolis.university.

"Т.И."


Нет комментариев