Интернетка үзең хакында нинди мәгълүмат куярга ярамый?
ҖӘМГЫЯТЬ

Интернетка үзең хакында нинди мәгълүмат куярга ярамый?

Мошенниклар, социаль челтәрләрдәге белешмәләрдән файдаланып, кеше турында теләсә нинди мәгълүматны таба ала.

 

Россия сыйфат системасының Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге юрисконсульты Игорь Поздняков «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, социаль челтәрдә телефон номеры, электрон почта адресы, ИНН, Telegram-каналдагы ник, адрес, туган көн һ.б. мәгълүматларны урнаштырырга ярамый. Мошенниклар, бер компонентны белеп, калган белешмәләрне эзләү өчен махсус интернет-ботны эшкә җигәргә, соңыннан аларны шантаж максатында кулланырга мөмкин.

Поздняков сүзләренчә, интернетта мошенниклардан саклануы кыен. Шулай да социаль челтәрләрдәге аккаунтларны ябарга мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://ru.freepik.com

 

 


Нет комментариев