Чынлыктагы инфляция дәрәҗәсе буенча.
Түләүләр, пособиеләр һәм башка ярдәм чаралары 2026 елның 1 февраленнән чынлыктагы инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Инвалидлар, ветераннар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Хезмәт Геройлары, Герой аналар өчен түләүләр, шулай ук радиациядән зыян күрүчеләр өчен пособиеләр индексацияләнәчәк.
Нет комментариев