Ипотека рәсмиләштергәндә баш тартырга мөмкин булган хезмәтләр билгеле
Дөрес, ул чакта түләү артачак.
Россиялеләргә ипотека рәсмиләштергәндә баш тартырга мөмкин булган өстәмә хезмәтләрне атадылар. Бу хакта ИНКОМ-Недвижимость ипотека кредиты хезмәте җитәкчесе Ирина Векшина сөйләде.
Эксперт мондый хезмәтләргә тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерүне, титуллы иминиятләштерүне, күчемсез милек объектын юридик тикшерүне һәм электрон теркәү хезмәтен керткән, дип җиткерә «Прайм».
Әйтик, ипотеканы рәсмиләштергәндә иминиятнең барлык төрләре арасында сатып алына торган күчемсез милекне иминиятләштерү генә мәҗбүри булып тора, ул кредит биргән банкка залог итеп бирелә. Банк таләп иткән башка төр иминиятләрдән сатып алучы баш тарта ала. Дөрес, ул чакта ставка артачак.
Күчемсез милекне юридик тикшерү өчен дә түләү мәҗбүри түгел. Эш шунда ки, банк аны теләсә кайсы очракта үткәрә, әмма бу мәгълүматны клиентка «сатарга» мөмкин. Эксперт билгеләп үткәнчә, мәгълүмат бирүдән баш тарту процент ставкасының артуына китермәячәк.
Электрон теркәү хезмәтләре буенча милек һәм ипотекага күчү хокукы да түләүле булып тора. Аннан да баш тартырга мөмкин.
«Әмма бу хезмәтне кулланганда процент ставкасы буенча өстәмә ташламалар бирә торган банклар бар. Шул ук килешү буенча куркынычсыз исәп-хисап ясау сервисына да кагыла», — дип аңлата Ирина Векшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев