Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ипотеканы ана капиталы белән түләгәндә еш очрый торган проблемаларны атадылар

Россиялеләрнең күбесе ипотеканы ана капиталы белән түли. Әмма болай түләүнең минуслары да бар: рефинанслау белән авырлыклар һәм киләчәктә сату белән бәйле проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Бу хакта Финанс грамотасы ассоциациясе эксперты Андрей Романовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Ипотека кредитын ана капиталы белән каплаганнан соң бу кредитка башка банкта рефинанслау ясау белән бәйле проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки бөтен банклар да мондый кредитларга рефинанслау ясарга ризалашмый», — диде ул.

Моннан тыш, алга таба күчемсез милекне сатуда да проблемалар килеп чыгарга мөмкин, чөнки бала бу йортның милекчесе булырга тиеш. Бу ситуациядә милекне сату күпкә катлаулырак була.

Шулай ук Андрей Романов искәрткәнчә, ипотека кредитын яки башка торак кредитын түләү өчен әти-әниләр балага өч яшь тулганны көтеп торырга тиеш түгел. Шул ук вакытта акчаларны башка максатта куллану өчен баланың билгеле бер яшькә җитүе кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/21-09-2020/ipotekany-ana-kapitaly-bel-n-t-l-g-nd-esh-ochryy-torgan-problemalarny-atadylar-5773065

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X