Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир-егетләргә ни кирәк?

Нәрсә генә дисәң дә, хатын-кызларга игътибар барыбер күбрәк. Килешәсезме? Менә бәйрәмнәргә генә килгәндә дә. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Ел саен зурлап үткәрелә.

Ир-егетләр гүзәл затларны котлау өчен алдан әзерләнә. Затлы бүләкләр сайлый. Яисә Әниләр бәйрәмен алыйк. Олылап концертлар оештырыла, әниләрне котлау өчен ир-атларыбыз хәтта чит тарафлардан өйләренә юллана. Соңгы вакытта Халыкара авыл хатын-кызлары көне дә киң колач белән оештырыла.

Ә ир-атларның нинди бәйрәмнәре бар соң? Елына бер, анысы да 23 февраль. Монда гүзәл затларыбыз бүләк дип тә әллә ни кайгырып тормый. Ә армиягә бармаган ир-атларыбызга нишләргә соң? Уйлап карасаң, аларны котлардай бәйрәм дә юк төсле... Менә алай түгел икән шул...

Баксаң, СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев заманында ук бу “дискриминация” мәсьәләсен күтәргән булган.

Җитешсезлекне төзәтеп, ноябрьнең беренче шимбәсендә (быел ул 3 ноябрьгә туры килә) Бөтендөнья ир-атлар көне булдырылган. Тик менә нишләптер ул онытылган, хатын-кызлар бәйрәме шикелле зурлап уздырылмый.

Чит илләрдә Бөтендөнья ир-атлар көненнән тыш, Халыкара ир-атлар көне дә бар. Аның төгәл датасы – 19 ноябрь. Бу көнне дөньяның 60тан артык илендә бәйрәм итәләр. Шуңа күрә ноябрьне “ир-егетләр ае”, дип атасак та була. Шулай ук чит илләр-дә хәтта Әтиләр көне дә бар икән.

Ничек кенә булса да, без тормышта көчле затларыбызга таянабыз. Барлык авырлыклар, гаилә хәстәр-лекләре, ни дисәң дә, алар җилкәсендә. Гүзәл затларыбыз моны аңлап, ирләргә игътибарлырак булса иде..

Энҗе ИБРАҺИМОВА

https://kiziltan.ru

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев