Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир ясаучы да, чүпкә әйләндерүче дә – хатын-кыз

Тигез хокуклы булам дип, ир һәм хатыннар буталып бетте. Хатыннар асфальт сала, ирләр диванда ята. Исламда андый әйбер юк.

 Динебез гаиләнең башы – ир-ат, ди. Чын хатын-кыз аждаһаны тотып-бәйләп куярга, аннан, ир-ат аждаһаның башын гына чаба, дип, иренең кулына кылычны тоттырырга тиеш. Ирне ир-ат итә белергә кирәк. Ирнең дәрәҗәсен төшерергә ярамый.

«Мин күбрәк акча эшлим, мин синсез дә яши алам», – дисәң, гаилә җимерелә. «Бер кадак та кага белми бит ул», – дип сөйләп йөрсәң, ирең мескен була да кала инде.

«Иң яхшысы минем ирем, кулыннан килмәгәне юк, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга», – дип мактарга кирәк. Эшли белмәсә дә! Ирне нинди дәрәҗәгә җиткерәсез – аның сәбәбе «муен»да. Ир ясаучы да, аны чүпкә әйләндерүче дә сез үзегез.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) иң якын сәхәбәсе Әбү Бәкер авызында таш йөртә торган була. Аннан нигә болай эшләве турында сорыйлар. Ул болай аңлата: «Әлеге ташны авыздан төкергәнче бер-ике мизгел вакыт була. Ачуны чыгарган кешегә җавап бирергәме-юкмы – шул арада мин уйлыйм». Безгә күп вакыт менә шул җитеп бетми. Биш минут кагыйдәсен гел истә тотыгыз. Ирең эштән акчасыз кайтты икән, ямьсез сүзләр белән ябырылганчы, утыртып ашатыгыз. Менә шул биш минут сабыр итсәгез, тавыш чыкмас. Ходай әҗерен бирер. Шулай ук хатыныгызның ашы тозлы булган икән, шунда ук ачу белән бәрелмәгез: биш минут сабыр итегез. Биш минут, әлбәттә, шартлыча әйтелгән. Иң беренче ачулы сүз әйтелми калсын.

Имин гаиләнең асылы шул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы


 http://idel-tat.ru

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев