Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск табибы Хаҗия Просвирнина иртәнге алтыдан авырулар янында

Аны хөрмәт белән хастаханәнең әнисе дип йөртәләр. Әни кеше баласының исемен онытмаган кебек, үз кул астында дәваланган кешеләрнең барсын да хәтерли ул.

Үзендә дәваланган кешеләрнең барысын да хәтерли ул. Сихәтләнеп кайтып киткәннәрне дә, хастаханәдә ятучыларны да. Озак вакыттан соң саулыгын тикшертергә килгән һәркемгә үзе башлап исеме белән дәшә.

   Хаҗия Мөхәррәм кызы Просвирнина Лениногорскиның туберкулез авыруларын дәвалау диспансерында 43нче елын эшли. Шәһәребезнең генә түгел, республиканың да иң хөрмәтле кешеләренең берсе.  “Шундый табиб-фтизиатр булуы Лениногорск өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур уңыш ул,- ди диспансерның баш табибы Булат Хәмитов. - Хаҗия Мөхәррәмовна коллектив өчен дә, биредә дәваланучылар өчен дә чын әни кебек. Җитәкче буларак, мин кемгәдер кисәтү ясап, тәнкыйть сүзе әйткәндә дә, үзләренә белдерми генә, яклау сүзе белән чыга. Иртәнге алтыда ул инде эш урынына килгән,  авырулар янында булып, алар белән аралашкан. Сәгать сигезгә эшкә килүемә әллә ничә төрле сорау белән көтеп тора торган була. Шушындый табиблар булганга, безнең районда туберкулез белән авыру очраклары сизелерлек азайды. Безнең күрше регионнарга да ярдәмгә килерлек мөмкинлегебез бар. Бу зур казаныш бит”, - ди.

Хаҗия Мөхәррәмовна Горький өлкәсе, Борск районының Пикино поселогында туган. 1951нче елда гаиләләре белән Чирмешән районының Әмир авылына күчеп кайтканнар. Әти-әнисе шунда гомер иткән. Авылда мәктәпне тәмамлагач, 1968нче елда Казан медицина институтына юл тоткан.

 

Дәвамын "Заман сулышы" газетыннан укыгыз

 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев