Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек ир белән яшәүче хатыннарга....

«Ирем эчә, нишлим дигән язмалар күренеп кала. Мин балалар ягыннан бу ситуациягә караш турында язам әле.

Мин үзем бик тә бәхетле, аракы белән бөтенләй дә катышмаучы гаиләдә туып-үстем. Әти-әни балалар өчен чын ата-ана, дус булдылар. Ул Яңа еллар җитсә, өйне бизәү, безгә костюм тегү, тәм-том табарга тырышу. Җәй җитсә, гаилә белән болыннарга, урманга йөрүләр, су буенда кунып калулар... Эшләрне бергә эшләү, ярдәм итү. Кыскасы, гел матур истәлек инде балачак турында.

Иремнең гаиләсе — безгә капма-каршы. Әтисе эчкән, әнисе кыйналып яшәгән. Ана олы улыннан кечкенәдән яклау эзләгән. Шуңа да иремә бик яшьли олыгаерга туры килгән. Ул балачакта елый-елый әнисеннән аерылуын сораган, тегесе китмәгән. Биатай 60 яшькә дә җитми, эчеп үлде.

Ирем елмая, көлә белми торган кеше иде без танышканда. Минем авыз гел ерык булгач, миңа тартылды ул. Өйләнешкәч, минем балачак турында сөйләгәндә шаклар катып тыңлый иде. Минем сөенеп искә алырлык хатирәләрем юк, ди иде. Бөтен истә калганы — өйдәге скандал, тавыш, сугыш. Мәктәпне тәмамлап, чыгып киткәч кенә бераз иркен сулаган. Энесе бөтенләй тотлыга торган булып калган, бер саулыгы да юк.

Иремдә 40 яшьләрендэ йөрәк авыруы башланды, хәзер гел дару эчә инде. Минем белән яши торгач, елмаерга өйрәнде. 50не узгач, сере белән уртаклашты. 12 яшь булганда, әтисе асылынган булган, шуны бу бала баудан кисеп төшергән. Нинди зур фаҗига күреп тә, ана китмәгән, бала турында уйлау юк.

Ул йөрәк яралары балачактан килә бит инде. Шуңа курә, исерек ирдән китми, балаларны җәфалап яшәүче хатыннарны бер дә кызганмыйм! Пока ты жив, выбор есть всегда!

Үзем баларымны берәүдән дә рәнҗеттермәдем, чөнки алар кечкенә чакта үзләре яклауга мохтаҗ. Шундый гаиләдә үссә дә, ирем бик гаилә җанлы, балалар өчен бик әйбәт әти булды. Андый гаилә балалар өчен куркыныч ул, хатын-кыз барына да чыдый».

Автор:Гөлия Мөгаллимова 

"Матбугат.ру"

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев