Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ишегалды бәйрәмнәре август аеның матур традициясенә әверелде

Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Шушы көннәрдә генә 9 нчы, 6 нчы һәм 13 нче җәмәгатьчелек үзидарәләренә караган микрорайоннарда яшәүчеләр бергәләшеп бәйрәм итте.

  Җәйнең соңгы ае августта, микрорайоннарда яшәүчеләрнең бәйрәмгә җыелулары хәзер бер күркәм традициягә әйләнеп бара. 

Халык ишегалды бәйрәме булачагын алдан белеп, көтеп тора.  Бу бәйрәмнәрне Лениногорск территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең яшьтәшләре дисәң дә була. Чөнки ТОСлар оешканнан алып үзидарәләр  шундый бәйрәмнәрне  үткәреп килә.

17 нче августта Ленинград урамының 28 нче  йорт  ишегалдында  6 нчы территориаль үзидарә микрорайоның бәйрәме булды. 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч,  шәһәркүләм бәйрәмнәрдә  дә, кечерәкләрендә дә  бу тема чагылыш тапмый калмый. 6 нчы ТОСның бәйрәмендә дә шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләре  бердәм булып катнашты.  Үз милләтләренең җыр-биюләрен башкару  гына түгел, милли киемнәрен дә киеп чыгыш ясаулары,  бездәге дуслык һәм бердәмлекнең  сүздә генә түгел,  чынбарлык тормышыбыздан аерылгысыз булуын күрсәтте.

Ишегалды бәйрәменә шушы микрорайонда яшәүчеләр генә түгел,  шәһәрнең башка урамы –  микрорайонында яшәүчеләр дә, бәйрәм буласын ишетеп килгән.  Әлеге бәйрәмне оештыручы 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова чараны оештыруда ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләргә, микрорайонның актив кешеләренә, үзешчән артистларга бик тә рәхмәтле булуын әйтә.

    Микрорайонда үткән бу зур чара, биредә яшәүчеләрнең көндәлек тормышта килеп туган сорауларын исәпкә алып, бәйрәмгә шәһәрдәге төрле хезмәтләрнең вәкилләрен дә чакыралар. Шушында ук үзләрен борчыган сорауны бирә алалар. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен уңайлы.

   Ишегалды бәйрәме үзенә күрә бер сабан туе сыман булды. Балалар өчен уеннар, батут булды, тәм-томнар саттылар.


“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” дигән хәйрия акциясе кысаларында   микрорайонның быел беренче сыйныфка барырга әзерләнүче  балаларына уку кирәк-яраклары салынган портфельләрне тапшыруда  район  башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты.

   Ишегалды бәйрәмнәре, кунакка йөрешүләр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев