Ишеттегезме: Бакчада петрушка үстерүчеләргә чикләүләр кертелде
Петрушка орлыгыннан сәламәтлек өчен куркыныч матдә ясап була.
Бакча участогында петрушка үстерергә һәм аны азык итеп кулланырга ярый, ә менә аның орлыгын үстерү тыела. Петрушка орлыгы «Азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы һәм азык-төлекнең кыйммәтлелеге гигиенасы» турында СанПиН кагыйдәләренә кертелә һәм аларны үстерү тыела. Бу турыда «Прайм» агентлыгына адвокат Евгений Корчаго сөйләгән.
Аның сүзләренчә, тыелган үсемлекләр исемлегенә петрушканың орлыгы кертелә, чөнки алардан «кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган май» ясап була.
Юрист кисәткәнчә, наркотиклы май ясау өчен орлык үстерү исбатланган очракта, җинаять җаваплылыгына тартулары, яки штраф салулары ихтимал, диелә «Известия» хәбәрендә.
фото : https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев