Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәк апалары Кара диңгез буенда ял итеп кайткан! (фотолар)

Иске Иштирәктән шундый шәп яңалык килеп төште: шушы авылның пенсионер апалары Кара диңгез буенда ял итеп кайткан!


Диңгез буенда, чит илдә ял итүчеләр турында ишетергә күнектек, ә менә авылдагы пенсиядәге апаларның диңгез һавасын сулап, су кереп кайтулары – үзенчәлекле булып тоелды. Аларны ял иттерүгә, барысына да – Иске Иштирәк мәдәният йорты директоры, авылның ветераннар советы, бүлекчәнең пенсионерлар союзы рәисе Гөлнур Низамова “гаепле”.

Гөлнур апа үзе ел саен Кара диңгез буенда ял итеп кайта. Авылдагы апалар аңа әйткәннәр: “Син, Гөлнур бик бай, ахрысы. Диңгез буенда гел ял итеп кайтасың”, - дип. Ул аларга каршы: “Мин бит эконом вариантны, бюджетный вариантны сайлыйм, 12 мең сумга барып кайтам. Ышанмасагыз, әйдәгез алып барам сезне дә”, - дип әйтә. Авыл апалары әрсез, үҗәт, ризалашалар бит. Иске Иштирәк клубы Лениногорск Мәдәният сараенда эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” коллективы белән тыгыз элемтәдә тора, андагы апаларга да ял итеп кайтырга тәкъдим итәләр. “Сүнмәс ялкын”нан 5 кеше барган, 71 яшьлек Рузалия апа да, диңгезгә барганым юк иде дип, җилкенеп чыгып китә әле. Китми ни, мондый мөмкинлек кайчан була әле тагын?


Гөлнур апа Низамова бару-кайту өчен поездга алдан ук билетларны алып куя. Алдан ук  үзе гел туктала торган фатир хуҗасына торыр урын әзерләп куярга дип заказны да бирә.  Шулай итеп, 16 кеше поезд белән 18 сентябрьдә Адлер шәһәренә юл тота.
Шәһәрнең Олимпия паркында ял итәләр. Экскурсияләргә Гөлнур апа йөреткән. “Без экскурсия туры белән бармадык, алай кыйбатка чыга, үзем белгән, йөргән җирләргә маршрут автобусы белән алып бардым”, - дип сөйли ул.

Кызыл полянада,  Роза хуторда булалар, анда җирдән 2 мең 320 метр биеклеккә менәләр. 70 яше тулганнарга бушлай була икән әле ул. 60 яше тулганнар ярты бәясен түли, 60 яше тулмаганнар тулы бәясенә менә.
Гөлнур апа Низамова океанариумга, Сочи паркка да алып бара.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Фотолар: Гөлнур Низамова тарафыннан бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев