Лениногорск урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвид булмаган (хуҗалыкта кулланып булмый торган) агачны җыю буенча эшләр дәвам итә.
«Хәзерге вакытта Иске Куак участок урманчылыгында эшләр бара, 7 кеше җәлеп ителгән», – дип сөйләде «Лениногорск урман хуҗалыгы» директоры урынбасары Рөстәм Габидуллин.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда Лениногорск урманчылыгы территориясендә барлыгы 70 га мәйданда ликвид булмаган агач җыю эшләре башкарылачак.
Ликвид булмаган агач – череп, зыян килгән, шулай ук янгын һәм башка табигый бәла-казалар нәтиҗәсендә кулланыла алмый торган агач. Ликвид булмаган агачны җыештыру җилдән, кар көртләреннән һәм башкалардан зыян күргән урыннарда башкарыла. Беренче чиратта, эшләр аеруча саклана торган участокларда, рекреация зоналарында, урман-паркларда, урманнарда, санитар-гигиена һәм сәламәтләндерү функцияләрен башкаручы урманнарда, юл буйларындагы саклау полосаларында һәм башка кыйммәтле урман массивларында башкарыла.
Чыганак: https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2004188.htm
Нет комментариев