Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Куакта янгында гаиләсен югалткан малай тәрбиягә үз әтисенә тапшырылган

Иске Куак авыл җирлеге территориясендәге шәхси йортта чыккан янгында гаиләсе һәлак булган малай тәрбиягә үз атасына бирелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр иткән. "Баланың атасы табылды, моның белән кыенлыклар тумады - ул һәрвакыт алиментлар түләп барган булган. Бу аның ышанычлы булуын дәлилли",...

Иске Куак авыл җирлеге территориясендәге шәхси йортта чыккан янгында гаиләсе һәлак булган малай тәрбиягә үз атасына бирелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр иткән.
"Баланың атасы табылды, моның белән кыенлыклар тумады - ул һәрвакыт алиментлар түләп барган булган. Бу аның ышанычлы булуын дәлилли", - дип шәрехләде агентлык әңгәмәдәше.
Малайны уллыкка алу һәм ир-атның чын ата булуын раслауга кагылышлы нинди дә булса формаль мәсьәләләрне хәл итәргә туры килмәде - бала никахта туган. Малайны тәрбияләү буенча әбисе ягыннан да, ир-атның яңа гаиләсе ягыннан да низаглар, проблемалар булмаган.
"Хәзер бала Лениногорскида әтисе гаиләсендә яши, башка мәктәпкә күчерелгән. Гаилә берникадәр вакыт опека органнары контроленда булачак, чөнки гаиләгә дә, балага да үзара мөнәсәбәтләрен җайларга булышырга кирәк", - дип билгеләп узды Удачина.
Балалар омбудсмены әйтүенчә, якын арада вәкаләтле аппараты тарафыннан бу вазгыятьтә компетенцияле органнар эшчәнлегенә бәя бирүче бәяләмә әзерләнәчәк. Моннан тыш, кузгатылган җинаять эшләре кысаларында фаҗигале вакыйганы Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе следовательләре, прокурорлар тикшерә.
Чыганак: "Татар - информ" сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined