Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Писмәндәге янгын урман территориясенә китә

13 октябрьдә районыбызның Иске Писмән авылында Колотовка урамындагы бер шәхси йортта коры үлән яндырганда янгын чыга. Коры һәм җилле көн булганга, ялкын телләре урман ягына китә.


Янгын сүндерүчеләр, кыска вакыт эчендә һөнәри җитезлекләрен эшкә җигеп, янгынны сүндерәләр һәм урман эченә үк керергә ирек бирмиләр.

Янгын 2 гектар мәйданга зыян китерә. Янгынның сәбәбе – коры ботак һәм үлән яндырганда сак булмау. Гаепле затка карата административ беркетмә төзелде, аңа штраф салыначак.

Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге ут белән сак булырга чакыра. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар Россия Административ хокук бозулар Кодексы буенча административ җаваплылыкка тартыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев