Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгер балалары тауларга "поход"ка барды (+фотолар)

Кечкенә чакта кайсыбыз гына “походка” бару турында хыялланмый иде икән?! Ә менә күптән түгел Иске Шөгер балалары барды, алар өчен кызыклы һәм файдалы мәдәни чара узды.


Иске Шөгер мәдәният йорты балалар белән берлектә “Укучылар өчен мәдәният” программасы кысаларында  балалар белән туган як табигатен өйрәнергә, үзең өчен кирәкле күнекмәләр булдырырга дип, Иске Шөгер тауларына сәяхәт ясады, ягъни походка барды. Клуб җитәкчесе Эльнара Мирзоева әйтүенчә, әлеге чара планга кертелгән булган һәм мондый чара беренче тапкыр үткәрелгән.
-  Балаларны авыл читенә, тауларга алып чыгу – зур җаваплылык бит. Әти-әниләргә рәхмәт, миңа һәм командирларга ышаныч белдереп, балаларны безгә тапшырдылар. Безнең барысы да яхшы  һәм җайлы гына узды, шулхәтле күңелләре булды, барысы да исән-сау. Шуны да әйтәсем килә: балалар телефонда, гаджетларда утыралар диләр. Мин тулы ышаныч белән әйтә алам: аларны бары кызыксындыра белергә, алар белән күбрәк вакытны үткәрергә кирәк. Балалар табигать һәм әйләнә-тирә мохит белән кызыксына белә, аралашырга, сөйләшергә яраталар, - ди Эльнара.

Алар походка кая барасыларын, маршрутларын алдан төзегәннәр. Ике командир да ярдәмгә килгән. Руслан Сөнгатуллин һәм Далер Бабаев бу эштә – ышанычлы командирлар булганнар. Далер педагогик колледжда укый, димәк, бу чара аңа тәҗрибә туплау булып чыккан. Руслан исә театрда уйнап, артистлык сәләтләрен арттырган егет.

Командирлар агач ботакларыннан шалаш ясарга өйрәткән. Ул шалашны бик яратканнар, ошатканнар.

Сезнең консерва банкасын таш белән ачканыгыз бармы? Баксаң, шулай да ачып була икән. Консерва калаен нык һәм озак итеп ташка ышкыганнан соң ачыла, ди Эльнара.

Сәяхәт вакытында балалар өчен күңелле җырларны да өйрәткәннәр.
Соңыннан балаларга медальләр һәм татлы призлар тапшырылган.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев