Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Шөгердә берничә токымлы казлар үстерүче фермер бар

Иске Шөгердә Реваль Газизовның казлар үстерә торган территориясе табигатьнең бик матур почмагында урнашкан, чит илләрең бер якта торсын. Түгәрәк күлне тутырып, ап-ак һәм соры каурыйлы казлар, үрдәкләр йөзә. Кайберләре яр кырыенда томшыклары белән казына. Биредә элек күл булмаган. «Чишмәдән су ага иде, буып куеп, күл ясадым, су кирәк бит казларга,...

Иске Шөгердә Реваль Газизовның казлар үстерә торган территориясе табигатьнең бик матур почмагында урнашкан, чит илләрең бер якта торсын. Түгәрәк күлне тутырып, ап-ак һәм соры каурыйлы казлар, үрдәкләр йөзә. Кайберләре яр кырыенда томшыклары белән казына.


Биредә элек күл булмаган. «Чишмәдән су ага иде, буып куеп, күл ясадым, су кирәк бит казларга, су кошлары», ди Реваль. 500 баш каз-үрдәккә су ничек кенә кирәк әле.
Араларында нинди токымлылары гына юк, мәсәлән ланда токымыннан булган казлар башкалардан эрерәк гәүдәсе, озын, калын муенлы булуы белән аерылып тора, ә линда - итле токымга керә, алар гади дә, безнең як шартларында яхшы үсә дә икән. Мулард токымлы үрдәк-казны да биредә очратасың, «үрдәккә охшаса да, алар авырлыгы буенча каз хәтле була, пекин токымы белән башканы кушып барлыкка килгән гибрид», ди Реваль. Иң кызыгы: алар нәсел калдырырга сәләтле түгел, йомырка сала, ләкин аңардан бәбкә чыкмый.
Казлар хуҗаларына ияләшеп беткән, тавышын ишетүгә бер-берсе белән «сөйләшә башлый», янына чакырып, команда бирүе була, дәррәү кубып, Ревальне чолгап алалар. «Яшь бала караган кебек карыйм шуларны, җәй буе мин монда» диюе, чыннан да, дөрес. Эшчәнлеге узган елда башланган.
- «Эш башлаучы фермер» программасы буенча катнашып, грант отканнан соң, сарыкчылык яки кошчылык юнәлешен сайларгамы дип уйладым да, аннан казлар алып үстерә башладым, - дип сөйли фермер.
Алар өчен аерым бина ясалган. Кошларга 20 көнгә кадәр махсус азык ашата. Аның бәясе дә кесәгә сугарлык, бер килограммы 27 сум тора икән, юньрәк вакытта алып калганына сөенә. Зуррак үскәч, арпа, бодайны тарттырып, борчакны пешереп, шулар белән тукландыра. Көзгә аларны сатып җибәрә, «Халык Яңа елга дип, алып бетерә», ди Реваль.
Тик ул бәбкәләрне сатып алып кына үстерергә мәҗбүр, инкубаторга йомырка куеп чыгара алмый. Инкубатор алыр иде, биредә электр тогы, ут юк икән. Ул булмагач, эшкә каравылчы ала алмыйм, әле бит ерткычлардан да саклыйсы бар, менә шушы проблеманы хәл итәргә кирәк әле. Ут булса, ел әйләнәсендә хуҗалык эшләп торыр иде, ди ул. Электр челтәрләреннән ут сузар өчен финанс мөмкинлекләре чабудан тарта.
Розалия Мостафина,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: реваль газизов