Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Искиткеч син, кеше!

*Адәм баласының тәнендә 250 төрдәге күзәнәк була.

 

*Опера җырчылары тавышы 120 децибелга кадәр җитә.

* Олы яшьтәге кешенең скелеты 17 кг кадәр авырлыкта була ала. Ул 206 сөяктән тора.

* Кеше башында гомере буе үскән чәч озынлыгы 725 чакрым тәшкил итә.

* Көлгәндә кешенең 17 мускулы эшли.

* Сары чәчле кешеләрнең сакалы, кара чәчлеләрнекенә караганда, тизрәк үсә.

* Кеше ДНКсы 80000 генны тәшкил итә.

* Ирләр - 130 см.дан, хатын-кыз 120 см.дан тәбәнрәк булса, кәрлә булып санала.

* Кешенең үз гомерендә һәр бармагы 25 млн. тапкыр бөгелә.

*Олы кешенең йөрәге 220-260 грамм авырлыкта.

*Организмда яшәүче бактерияләрнең авырлыгы - 2 кг.

*Баш миендә 1 секундта йөз мең химик бәйләнеш барлыкка килә.

*Исән чагында кешенең нечкә эчәге 2,5 метр озынлыкта була. Үлгәннән соң озынлыгы 6 метрга кадәр җитә.

*Кеше күзе 10 млн. төсне төсмерләргә мөмкин.

*Авыз эчендә 40 мең бактерия яши.

*Зәңгәр күзлеләр ешрак чирли.

*Гомере буена кешенең тән тиресе 1 мең тапкыр алышына.

*Кешедә су – 60 процент. Май тукымалары – 20 процент. Сөякләр – 25, бавыр – 70, мускуллар – 75, кан – 80, ми 85 процент судан тора.

*Олы кешенең организмында 75 чакрым озынлыктагы нервлар яши.

Автор : Ибрагимова Эльмира

 

https://omet-rb.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев